World News in Tatar

Фәрит Мөхәммәтшин: Чит илдән Татарстанга укырга килүчеләр рус телен белергә тиеш

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Очрашуда Татарстанның федераль программаларда катнашуы, республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү, шулай ук югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча максатчан укытуга кабул итүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Искәртик, Ирина Яровая – максатчан нигездә кабул итү һәм укыту механизмын камилләштерү өлешендә «РФ мәгарифе турында» федераль законының авторы.

Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф турындагы федераль законга үзгәрешләрнең үз вакытында кертелүен билгеләп үтте. Моннан тыш, бүген игътибарны шулай ук чит ил гражданнарының рус телен белү дәрәҗәсенә юнәлтергә кирәк, дип өстәде. Парламент башлыгы әйтүенчә, бүген Татарстанда 22 меңнән артык чит ил студенты белем ала.

«Безгә Татарстанга укырга килүче чит ил студентларының рус телен белүе, рус телен өйрәнү буенча алдан мәҗбүри курслар узуы бик мөһим», - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Яровая илдә мәгариф системасын камилләштерү һәм яңарту процессын законнар белән тәэмин итүдә Россия һәм төбәк парламентлары депутатларының үзара хезмәттәшлегенең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул Җәйге кампус эшчәнлеген, шулай ук Татарстан җитәкчелегенең яшьләр белән эшен югары бәяләде.

«Сез, гадәттәгечә, кадрлар сайлауда, яшьләрне диплом алуга түгел, һөнәр сайлауга юнәлдерүдә яхшы үрнәк булып торасыз, – дип ассызыклады ул. – Диплом алыргамы, әллә һөнәрдә үзен таба алырлык белгеч булыргамы икәнен аңлау бик мөһим. Шуңа күрә безнең уртак бурыч – белгечләрне формалаштыру һәм өйрәтү».

Ирина Яровая Казанга «Президент академиясенең Җәйге кампусы 2024» XII халыкара белем бирү форумында катнашу өчен эш сәфәре белән килде. Форум быел республиканың Югары Ослан муниципаль районында урнашкан «Зөя калкулыклары» территориясендә уза.

  • Җәйге кампус – Россия һәм чит ил югары уку йортларының сайлап алынган иң яхшы студентлары өчен ел саен үткәрелә торган уникаль белем бирү проекты. Форум программасында әйдәп баручы Россия һәм чит ил галимнәре, дәүләт хезмәткәрләре һәм дөнья дәрәҗәсендәге бизнесменнар белән лекцияләр, семинарлар, мастер-класслар, вебинарлар һәм интерактив дәресләр уза. Проект гамәлдә булган 12 ел дәвамында 2 700дән артык катнашучы, дөньяның 45 иленнән 500 чит ил студенты, 500дән артык дөнья дәрәҗәсендәге спикер һәм эксперт катнашкан.
  • Җәйге кампусны Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.
  • Бүген Ирина Яровая рәислегендә Казан (Идел буе) федераль университетында мәгариф турындагы федераль законны гамәлгә ашыруның барышы турында эшлекле киңәшмә узачак.

Читайте на 123ru.net