World News in Tatar

Укучылар арасында узучы «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгенең өченче сезон җиңүчесе билгеле

Укучылар арасында узучы «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгенең өченче сезон җиңүчесе билгеле

Бәйгенең алты финалисты да КФУга максатчан рәвештә укырга керә ала.

«Татарстан – Яңа Гасыр» каналында баручы «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгенең өченче сезоны тәмамланды. Җиңүче булып, Казан энергетика көллиятенең чыгарылыш студенты Яхья Зарипов танылды. Быел беренче тапкыр бәйгенең финалы Болгар шәһәрендә узды.

«Бәйге белән көллияттә укыганда, практика узганда таныштым. Мин күптәннән тарих белән кызыксынам, үзлегемнән өйрәнәм, китаплар укыйм. Тик бер дә олимпиадаларда катнашканым булмады. Конкурс миңа зур мөмкинлек булды. Хәзер мин сайлау алдында, юнәлешемне үзгәртергә кирәк. Мин бит электрик булырмын дип уйлый идем», – дип сөйләде Яхья «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Җиңүче һәм бәйгенең тагын биш финалисты КФУның тарих институтына максатчан рәвештә укырга керә ала. Шулай ук, финалистларны һәм аларның әти-әниләре, укытучылары белән Идел буе Болгары тарихын чагылдырган ТР музей-тыюлыклары һәм археология объектлары буйлап ике көнлек турда булган.

Бәйге 2021 елдан ТР Мәдәният министрлыгы һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Тарих фәннәре һәм Бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе инициативасы белән үткәрелә. Проектның партнеры булып гадәттәгечә ТР Милли китапханәсе тора.

Читайте на 123ru.net