World News in Tatar

Коробченко: Татарстан Кытай белән уртак проектларга шат һәм хезмәттәшлеккә әзер

Казанда Идел буе федераль округының Россия регионнары белән Кытай регионнары — Янцзы елгасының югары һәм урта агымы хезмәттәшлеге кысаларында Хунань провинциясе һәм Татарстан Республикасы арасында икътисади хезмәттәшлек буенча конференция узды. Чара төрле предприятиеләрнең вәкилләрен җыйды, алар киләчәктә хезмәттәшлек итү турында сөйләшүләр алып барды.

«Татарстан Өчен Азия белән хезмәттәшлекне ныгыту бик мөһим. Республикабыз белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсем килә. Тышкы сәүдә әйләнеше быел 3 миллиард доллардан артып китте. Кытай провинцияләре белән безнең арада хезмәттәшлек турында җиде килешү төзелгән. Без кооперацияне фән, мәгариф, гуманитар элемтәләр һәм башка юнәлешләр буенча үстерергә тырышабыз. Татарстан Кытай белән уртак проектларга шат һәм барлык өлкәләрдә уңышлы һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә әзер», — дип мөрәҗәгать итте конференциядә катнашучыларга ТР вице-премьеры — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

Хунань – Кытайның иң зур провинцияләренең берсе, анда традицион рәвештә агач эшкәртү сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы көчле, дип ассызыклады ул.

Коробченко шулай ук 13-18 ноябрьдә Татарстанда Россия белән Кытай арасында эшлекле мөнәсәбәтләр һәм мәдәни алмашуны ныгытуга юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган «РОСТКИ» форумы узак, дип искәртте.

Кытай вәкиле дә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Хунань провинциясенең Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе президенты Юй Инхун билгеләп үткәнчә, провинциянең Россиягә инвестицияләренең суммасы инде 177 миллион долларга җиткән.

«Без Россиянең күп кенә төбәкләре, аерым алганда, Идел буе федераль округы белән кардәшлек элемтәләре урнаштырдык. Безнең илләр арасындагы хезмәттәшлек тирәнәйтелгән дәрәҗәдә яңадан-яңа үрләргә ирешә. Янцзы елгасының урта һәм югары агымы һәм Идел буенда урнашкан Идел буе федераль округы – Россия һәм Кытайның икътисадын үстерү өчен мөһим авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм икътисади зоналар. Хунань әлеге конференцияне Татарстан белән һәрьяклы хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан эдемтәләр урнаштыру өчен кулланачак», — дип белдерде ул.

Мөхтәрәм кунаклар чыгышыннан соң Татарстан һәм Хунань провинциясенең инвестицион презентацияләре күрсәтелде. Үзләренең потенциалы турында «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм берничә Кытай компаниясе вәкилләре сөйләде.

Форум азагында барлык катнашучыларга аралашу өчен вакыт бирелде. Алар элемтәләр белән алмаша һәм хезмәттәшлек турында килешүләр имзалый алды.

Читайте на 123ru.net