World News in Tatar

Хәрби үзенә хат язган малай белән очрашты

Биектау районының 4 номерлы мәктәбе укучысы Арсений Тимошенко өчен быел җәен чын вакыйга булды. Аның янына хат язышу буенча дусты — Капрал позывнойлы махсус хәрби операция катнашучысы кайтты. Алар очраклы рәвештә танышкан, ә күрешүләрен исә озак көтеп алган.

«Минем позывной – Капрал. Сине тәрбияләгәне өчен әниеңә чын күңелдән чәчәкләр бүләк итәргә телим. Шундый ул үстерүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Ә сиңа, Арсений, вәгъдә иткәнчә, бүләк. Безнең егетләрдән, безнең барыбыздан. Бу сиңа, мәктәпкә әзерләнерсең», - дип мөрәҗәгать итте Капрал әни кеше һәм малайга.

Портфельдә – мәктәп кирәк-яраклары, чөнки тиздән яңа уку елы башлана. Хәрби белән малай бер хат ярдәмендә таныша. Мәктәптә «Солдатка хат» акциясе уза. Арсений, аның күп кенә сыйныфташлары кебек үк, хат яза. Малай үзе әйтүенчә, язганнарының барысын да хәтерләми, әмма бу ихлас хат булган. Хатның кемгә барып ирешәчәген дә белмәгән. Посылкага бүләк итеп блокнот һәм ручка да салынган булган.

«Балалардан хатлар алганнан соң кичен яки йоклар алдыннан, мөмкинлек булганда, хатны ачып укыйсың һәм хәтта шул яшьтә, нибары 4 сыйныфка гына күчүче Арсенийның да моның сугыш икәнен аңлавына төшенәсең. Хатларны укыганда кайчак күздән яшьләр килә», — дип сөйли хәрби.

Ир-егет, мәктәпләрне «барлап», Арсенийны эзләве һәм, ниһаять, табуы турында сөйләде. Бу 4 номерлы мәктәп булып чыга, малай 4 сыйныфка күчә.

Хәрби белән укучы малай аралашты, Арсений җәйге ялларын ничек үткәрүе турында сөйләде һәм алдынгы сызык турында сораулар бирде. Яңа танышы аңа барысын да сөйләде һәм аңлатты.

«Мине табуларын, онытмауларын аңлау бик күңелле. Әйтеп аңлатып булмаслык хисләр. Яклаулары, безгә килеп җитәргә юл куймаулары өчен рәхмәт аларга», — дип уртаклашты малай.

Арсений Капралга тагын бер бүләк — йөрәкнең ике яртысы формасындагы брелокларны сузды. Ир-ат аңа рәхмәт белдерде, бер өлешен өйдә, хатынына калдырачагын, ә икенчесен үзе белән алып китәчәген әйтте. Ул аның талисманы булачак. Бүләкләр һәм хатларны алгы сызыкта кадерләп саклыйлар, дип билгеләп үтте ул.

«Безгә балалар бакчаларыннан хатлар килде, анда кечкенә генә бер конфет ятса да күңелгә рәхәт. Бу нәрсә салуларына карамый. Әйткәнемчә, кечкенә генә конфет белән хат та – инде зур шатлык. Сине онытмаганнарын, хәтерләүләрен аңлыйсың», - дип уртаклашты хәрби.

Капралның ялы инде тәмамланды, ул яңадан алгы сызыкка китте. Алар Арсений белән аралашуын дәвам итәргә тели, малай исә аны янәдән көтәчәк.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Материал Галия Илдарова ярдәме белән әзерләнде

Читайте на 123ru.net