World News in Tatar

Яшел Үзәндә пычак белән коралланган ир-ат судка үтеп кермәкче булган

Яшел Үзән шәһәр суды бинасына кулына ике пычак тоткан ир-ат кермәкче булган. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Явыз уйлы җинаятьче суд бинасының хезмәткәрләр өчен керү ишеге янына килгән, шакый башлаган һәм ишекне ачмакчы булган. Суд приставлары, коралларын әзер тотып, ишек янына чыккан, ир-ат белән сөйләшергә тырышып караган. Аның реакциясе адекват булмаган, ир кеше янәдән суд бинасына кермәкче булган. Приставлар гражданинны профессиональ рәвештә коралсызландырган һәм аңа кул богавы кидергән. Корал кулланырга туры килмәгән.

Ведомство хезмәткәрләре тоткарланучыга карата административ протокол төзегән, ә аннан соң, алга таба тикшерү өчен, полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Ир-ат үзенең гамәлләренең сәбәбен аңлата алмаган.

Читайте на 123ru.net