World News in Tatar

Әлмәттә «Каракүз» этно-модерн фестивале узачак

Әлмәттә «Каракүз» этно-модерн фестивале узачак

Әлмәттә «Каракүз» дүртенче этно-модерн фестивале була. Ул ял көннәрендә 19 июльдән 4 августка кадәр узачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Мәйданчыкларга 70 меңгә кадәр кунак килер дип көтелә. Фестиваль программасы уртак максат белән берләштерелгән 15 уникаль вакыйганы үз эченә алачак, анда дистәләгән артистлар катнашачак. Аларның географиясе елдан-ел киңәя бара. Бу юлы Әлмәткә илнең төрле почмакларыннан, шулай ук Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Иран, Төркия, Италиядән актерлар һәм башкаручылар киләчәк.

Шәһәр халкы һәм кунаклары төрки мәдәният белән танышачак, карнавал йөрешенә кушылачак, борынгы төрки уен коралларында уйнарга өйрәнәчәк, театр перформансларын күзәтәчәк, Россиянең танылган шеф-поварларының милли ашларын татып караячак, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net