World News in Tatar

Егермедән артык илнең Коръән хафизлары Казанда узачак бәйгегә җыела

24-26 июльдә Казанда Изге Коръән Премиясе була. Анда егермедән артык илдән килгән иң яхшы Коръән хафизлар катнаша, дип хәбәр итә оештыручыларны берсе – Россия мөселманнары Диния нәзарәте.

Вакыйгада БРИКС илләре, гарәп-мөселман дөньясы, Африка һәм БДБ илләре вәкилләре катнаша. Чара «Тиләвә», яки Изге Коръән текстларын оста уку номинациясендә узачак.

Премиядә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Бәһрәйн, Бразилия, Кытай Халык Республикасы, Мисыр, Һиндстан, БДБ илләреннән (һ.б.) министрлар, мөфтиләр, танылган галимнәрнең катнашуы көтелә. Абруйлы жюрины Шарджадагы Изге Коръән Академиясе башлыгы Хәлифә Месбах ат-Тунайджи җитәкләячәк.

Вакыйга 24 июльдә 12.00 сәгатьтә башлана, шул ук көнне бәйгенең ярышлар өлеше дә була. Чара түбәндәге адрес буенча уза: Николай Ершов урамы, 1А, керү ирекле.

26 июльдә 17.00 сәгатьтә узачак ябылу тантанасында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең, шулай ук зур кунакларның катнашуы көтелә. Тамашачылар игътибарына рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм Коръәннең тирән мәгънәләренә багышланган театральләштерелгән күренеш тәкъдим ителәчәк.

Чараны Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге иң зур югары уку йортларыннан берсе – гамәлдәге Президент хөрмәтенә аталган Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге гуманитар фәннәр университеты оештыра.

Читайте на 123ru.net