World News in Tatar

Татарстанда 63 яшьлек контрактник 52 яшьлек сөйгәне белән гаилә корды

Иске Чүпрәле авылында, район ЗАГС бүлегендә контракт буенча хезмәт итүче Иван Шемеев һәм аның сөйгәне Тамара Юманованың никахы булды.

Аларны котларга район башлыгы Марат Гафаров та килгән иде. Ул аларга ихлас теләкләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр һәм никах таныклыгын тапшырды.

«Ике дистә ел яшәгәч, никахыбызны законлаштырырга булдык. Иванның махсус хәрби операциядән әйләнеп кайтуын көтәбез. Әлбәттә, бик борчылам, әмма барысы да яхшы булыр дип өметләнәм», - диде Тамара.

Алар 22 ел элек бергә яши башлаган. Тамара күрше Шемурша районыннан, балалар бакчасында эшли, аңа – 52 яшь. Иван Шемеевка – 63 яшь. Ул тумышы белән – Чуваш Чүпрәлесе авылыннан. Шунда белем алган.

Соңгы елларда Иван юл төзелеше өлкәсендә эшләгән. Узган елның ноябрендә исә, Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби хезмәткә киткән. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша.

Фото: © Ранилә Алиуллова тарафыннан тәкъдим ителде

Иван өчен улы Олегның махсус операциядә катнашуы хәлиткеч фактор булган. Хәзер аталы-уллы Шемеевлар илебез чикләрен саклый.

«Хәрби тормышның җиңел дә, кыен да вакытлары бар. Әгәр без, туган илнең уллары, Ватанны саклаучылар, әлеге юлны үзебез сайлаганбыз икән, нык торырга, көчле булырга кирәк», - диде Иван Шемеев.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча тулырак белергә була.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Материал Гөлия Фәизова катнашында әзерләнде

Читайте на 123ru.net