World News in Tatar

ТР Үзәк сайлау комиссиясе ике партиядән Дәүләт Советына кандидатлар исемлеген теркәде

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ЛДПР һәм «Яңа кешеләр» партиясе төбәк бүлекләреннән Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге теркәлде. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комиссия әгъзалары документларның ТР Сайлау кодексының барлык таләпләренә туры килүен тикшерде. Нәтиҗәдә, ЛДПР тәкъдим иткән исемлеккә – алты, «Яңа кешеләр» партиясе исемлегенә 44 кеше керде.

«Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 42.1 маддәсе 2 өлеше нигезендә, кандидатларның партия исемлеге сәяси партия тәкъдим иткән кандидатларның федераль исемлеге Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын соңгы сайлаулар нәтиҗәләре буенча депутат мандатларын бүлүгә рөхсәт ителгән очракта сайлаучылар тарафыннан хупланган дип санала һәм имзалар җыюны таләп итми», - дип аңлаттылар ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә.

1 июльгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 2,8 миллионнан артык кеше сайлау хокукына ия. Искәртеп үтәбез, Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә уза. Сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр ачык булачак.

Читайте на 123ru.net