World News in Tatar

Казан белән Шанхай арасында туры авиаэлемтә ачыла

28 сентябрьдә Казан белән Шанхай арасында туры авиаэлемтә ачыла, дип хәбәр ителә Россия Туроператорлары ассоциациясе телеграм-каналында.

Рейсларга Кытайның China Eastern компаниясе хезмәт күрсәтә, алар җәйге расписание ахыры – 27 октябрьгә кадәр сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәренә билгеләнгән.

Самолет Казаннан 20.00 сәгатьтә һавага күтәрелеп, җирле вакыт белән 9.00 сәгатьтә Пудун халыкара аэропортына төшеп утырачак. Шанхайдан исә 12.30 сәгатьтә кузгалып китеп, 17.00 сәгатьтә ТР башкаласында булачак.

Сатуда әле билетлар юк.

Июль башында Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо яңа авиарейс Казанны Кытай Халык Республикасының бер шәһәре белән тоташтырачагы турында белдерде. Әмма ул вакытта хәлиткеч карар әле кабул ителмәгән иде.

Читайте на 123ru.net