World News in Tatar

Махсус операция катнашучысы пенсиягә кадәр хәрби хезмәтен дәвам итәргә карар кылган

Махсус операция катнашучысы пенсиягә кадәр хәрби хезмәтен дәвам итәргә карар кылган

Түбән Камада контрактчыларны җыю дәвам итә. Шәһәрдә көн саен РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итәргә теләүчеләрне җәлеп итү буенча эш алып барыла. Химиклар шәһәреннән Михаил үзенең сайлавын инде ике ел элек ясаган. Әлеге карар минем язмышны хәл итте – хәзер погоннар минем белән гомерлеккә, ди ир-ат.

«Без дустанә мөнәсәбәтләрдә. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Һәркемгә төрлечә ярдәм итәбез. Берәр төрле кайгы килгән очракта акчалата ярдәм итәбез. Әти һәлак булды. Акча җыештылар. Самолет. Машина ялладылар», – дип сөйли ул.

Шулай итеп, Патрик позывнойлы хәрби хезмәттәшләре ярдәме белән әтисен җирләргә кайтып өлгергән. Әтисе аны чын ир-ат булырга өйрәткән. Әти минем белән горурланыр иде, дип ышана хәрби. Аның улы – Ватанны саклаучы. Ул үз теләге белән алгы сызыкка киткән кеше. Махсус хәрби операция зонасында ул инде ике ел. Шушы вакыт эчендә ир-егет инде берничә мәртәбә үлем белән күзгә-күз очрашкан. Җитди җәрәхәтләр дә булган.

«Мин, кызганыч, яндым. Августта булды ул, 40 процентка пешкән идем. Госпитальләрдә йөреп азапландым. Куркыныч юк, рәтләндем», - ди хәрби.

Михаил үзенең яралануы турында сөйләргә яратмый. Махсус операция зонасына китәргә карар кылуы турында да күп сүз сөйләргә теләмәде. Тик тыйнак кына контракт төзүенә үкенмәве турында әйтте. Бу аңа хәтта хәрби киләчәген хәл итәргә ярдәм иткән. Хәрби хәзер контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителүе турында белә

Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә.

«Мин алга таба да шулай Кораллы көчләрдә калырга һәм пенсиягә кадәр контракт буенча хезмәт итәргә ниятлим», — дип планнары белән уртаклашты ул.

Пенсиягә кадәр әле ерак, ә менә җиңү якында гына, дип ышана солдат. Озакламый ул яңадан алгы сызыкка китәчәк. Анда хәрби биремнәр үтәгән арада өйне сагынырга вакыт юк, төштә сагынсаң гына.

«Гадәттә, өйгә кайту юлы инде. Озак торганда, ялга кайтмаганда, өйгә кайту юлы төшкә керә», - дип сөйләде ул.

Бу төш һәр хәрбинең чынбарлыгына әверелсен. Алар бик тиздән өйгә кайтырга юлга чыксын, юллары хәерле булсын, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Читайте на 123ru.net