World News in Tatar

Татарстан ЗАГСының элеккеге башлыгын өй арестына җибәрделәр

Татарстан ЗАГСының элеккеге башлыгын өй арестына җибәрделәр

Чаллы шәһәр суды ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинаны өй арестына җибәрде. Аңа «Вазыйфаи вәкаләтләрен арттыру» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча гаепләү белдерелә. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, Нигъмәтуллина 2020 елның ноябреннән декабренә кадәрге чорда өченче категория белгечләренең банк счетларына гомуми суммасы 6 750 643 сумнан да ким булмаган акчаларны күчерү турында боерык биргән.

Моннан соң ул хезмәткәрләргә акчаларны ЗАГСның территориаль бүлекләре башлыклары Мирьякупов һәм Куприяновның кулына тапшырырга кушкан. Тегеләр исә, үз чиратында, акчаларны Нигъмәтуллинага биргән.

Бүген суд Гөлшат Нигъмәтуллинага карата 2024 елның 5 сентябренә кадәр өй аресты рәвешле чикләү чарасын сайлады.

Читайте на 123ru.net