World News in Tatar

Зөядә 2025 елда станциядән утрауга кадәр автобус маршрутын эшләтеп җибәрергә телиләр

«Зөя тимер юл станциясе (Түбән Карамалы бистәсе) – Зөя утрау-шәһәрчеге» маршруты буенча даими автобус маршруты эшләтеп җибәрергә телиләр. Ул 2025 елдан йөри башлаячак, дип планлаштырыла, дип сөйләде Горький тимер юлының территориаль идарәсе буенча башлыгы урынбасары Александр Черемнов. Аның сүзләрен РБК Татарстан китерә.

Спикер сүзләренчә, автобус Татарстанның популяр истәлекле урыннарының берсенә туристларны йөртү өчен кирәк. Хәзерге вакытта сәяхәтчеләр утрау-шәһәрчеккә электричкалар яки Түбән Новгородтан тиз йөрешле поездларда бара.

Элек анда вакытлы автобус рейслары йөргән. 2025 елдан исә әлеге маршрут буенча нормаль рейс автобусы йөри башлаячак, аның расписаниесен электр поездлары вакытына туры китерәчәкләр.

Черемнов Горький тимер юлы маршрутын эшләтеп җибәрүне ТР Транспорт министрлыгында инде расладылар, диде. Туристларны авыл җирлекләренә автобус маршрутлары хезмәтен күрсәтү программасы кысаларында йөртәчәкләр.

Читайте на 123ru.net