World News in Tatar

Хөснуллин: 2024 ел башыннан Россиядә 53,4 миллион квадрат метр торак гамәлгә кертелде

РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин 2024 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча илдә торакны гамәлгә кертү темпларының яхшы динамикасын билгеләп үтте.

«53,4 миллион квадрат метр торак гамәлгә кертелде – бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 процентка күбрәк, шәхси торак төзелешен гамәлгә кертү дүрттән бер өлешкә диярлек артты», - дип язган ул үзенең телеграм-каналында. Хөснуллин шулай ук төбәкләрнең күп фатирлы торакны гамәлгә кертүне арттыруларын сораган.

Моннан тыш, Хөснуллин юл төзелеше буенча югары темпларны билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында илдә 47 миллион квадрат метрдан артык юл салынган, бу узган ел белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк.

Шулай ук, спикер сүзләренчә, төбәк үсеше буенча штаб утырышында ике төбәктә берничә территорияне комплекслы үстерү проектын гамәлгә ашыру хупланган.

Мәсәлән, Смоленскида 156 мең «квадрат»лы градпотенциалы булган 19,8 гектар мәйданлы территорияне үстерергә телиләр. Авария хәлендә булган һәм тузган 37 йорт күчереләчәк, 132 мең квадрат метр торак, шулай ук 203 урынлык балалар бакчасы һәм 318 урынлык мәктәп, спорт һәм коммерция объектлары, ял итү урыннары төзеләчәк.

Шулай ук Рязаньда 577 меңгә якын квадрат метр потенциалы булган 28,5 гектар тирәсе мәйданлы территория табылган. Анда авария хәлендә булган һәм тузган 181 йортны күчерәчәкләр, ике мәктәп, ике балалар бакчасы, сырхауханә һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзиячәкләр.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 2020 елдан башлап төзелешкә 280дән артык җир кишәрлеге җәлеп ителгән. Шулай ук татарстанлыларга Сокуры урау юлын кайчан төзеп бетерергә планлаштырулары турында сөйләделәр.

Читайте на 123ru.net