World News in Tatar

Татарстаннан Попов-Каюмовлар гаиләсе Россиянең иң музыкаль гаиләсе дип танылды

Татарстаннан Попов-Каюмовлар гаиләсе Россиянең иң музыкаль гаиләсе дип танылды

Татарстаннан Попов-Каюмовлар гаиләсе «Бергә» конкурсында беренче урынны яулады һәм 500 мең сум акча алды. Конкурста Олег Газмановның «Родники» илкүләм проекты версиясе буенча илнең иң музыкаль гаиләсен сайлаганнар.

Шулай ук финалда җиңү өчен Воронеж өлкәсеннән Рыбачевлар гаиләсенә 500 мең сум акча тапшырдылар.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге конкурс Гаилә елына багышланган һәм ул «Демография» илкүләм проекты кысаларында уза. Анда илнең 47 төбәгеннән 280 гаилә катнашкан. Финалга Россия Федерациясенең биш төбәгеннән җиде гаилә чыккан.

Конкурс нәтиҗәләре буенча оештыручылар Поповлар гаиләсенең артистлыгын югары бәяләде.

Финалистлар арасында Татарстаннан тагын бер гаилә – Савенковлар гаиләсе дә булган. Жюри әлеге гаиләнең иҗатының рухи эчтәлеген ошаткан һәм Савенковларга махсус бүләк тапшырган.

Шулай ук конкурсның партнеры булган «Росастрономия» барлык финалистларга яңа йолдызны теләсә нинди исем белән атау мөмкинлеген, ә «Лесной» парк-отеле исә 10 мең сумлык сертификат бүләк итте.

«Татарстанда гаиләләрнең үзбилгеләнүенә зур игътибар бирелә. Безнең гаиләләр өчен барыбыз бергә җан аттык. Алар үзләрен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә алуларына без бик шат. Гаиләләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез», - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Читайте на 123ru.net