Путин Миңнехановка М-12 «Восток» трассасы төзелешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде
![Путин Миңнехановка М-12 «Восток» трассасы төзелешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/18/bc82d3bfa9c18b61ab0ec7b22fe1e35d.jpg)
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка М-12 «Восток» трассасын төзү проектын гамәлгә ашырганы, шулай ук күп еллар намуслы эше өчен рәхмәт белдерде. Тиешле күрсәтмә хокукый актлар сайтында бастырылды.
M-12 «Восток» автомобиль юлы төзелеше проектын гамәлгә ашыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Президенты Татарстан Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт белдерергә», - диелә документта.