Путин Миңнехановка М-12 «Восток» трассасы төзелешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка М-12 «Восток» трассасын төзү проектын гамәлгә ашырганы, шулай ук күп еллар намуслы эше өчен рәхмәт белдерде. Тиешле күрсәтмә хокукый актлар сайтында бастырылды.
M-12 «Восток» автомобиль юлы төзелеше проектын гамәлгә ашыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Президенты Татарстан Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт белдерергә», - диелә документта.