World News in Tatar

Чаллы халкы махсус хәрби операциягә 20 тонна гуманитар йөк җибәрде

Чаллы халкы махсус хәрби операциягә 20 тонна гуманитар йөк җибәрде

Бүген Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына 9 миллион сумнан артык суммага 20 тоннадан артык авырлыктагы шефлык ярдәме җибәрелде. Ике хәрби автомобильдә алты тиз йөрешле мотоцикл, тулы приводлы тагылмалы квадроцикл, тепловизорлар, монокулярлар, квадрокоптерлар һәм дроннар, шулай ук аларны юк итү һәм алардан саклану чаралары илтеп тапшырылачак.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев искәрткәнчә, июнь азагында Чаллы 10 квадроцикл, прицеплар, шулай ук махсус приборлар тапшырды.

«Бүген без сезнең белән чираттагы шефлык ярдәмен оештырдык», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

«Кулларын кысып, һәркайчан ярдәм итәчәкбез, дип бергәләп озаткан егетләрне онытмаска тиешбез. Мин һәрберсе белән очрашам, аралашам, сөйләшәм. Алар иң беренче эш итеп Чаллы шәһәре халкына, волонтерларга зур рәхмәт белдерә», - дип өстәде ул.

Шефлык ярдәмен җыюда шәһәр эшмәкәрләре, администрация, автошәһәрнең битараф булмаган халкы катнашкан.

Мэр барлык чаллылылар исеменнән махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләребезгә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Читайте на 123ru.net