World News in Tatar

Зилә Сөнгатуллина: Музыканы ярату – бик яхшы сыйфат, музыка – зур тәрбия

Зилә Сөнгатуллина: Музыканы ярату – бик яхшы сыйфат, музыка – зур тәрбия

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина фикеренчә, музыканы ярату – бик яхшы сыйфат, музыка – зур тәрбия.

«Без дә музыка белән тәрбияләндек. Кайвакыт күп нәрсәне сүзсез, ягъни музыка аша җиткереп була. Өйдә «приемник» бар иде, әти-әни «Маяк» радиостанциясен кабыза. Анда классик музыка гел яңгырап торды. «Шуны тыңла», – дип беркайчан да әйтмәделәр. Көннәр буе яңгырап торган приемник яныннан бер дә китәсе килмәде, тыңлап тик утырдым. «Нәрсә, синең эшең беттемени», – дип, әни ачулана иде. Авылда эш күп бит инде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, көчле тавышлы, талантлы җырчы булып ирешүдә генетиканың роле бар. «Әти-әниең җырласа, ишетү сәләтләре булса (музыкаль слух), музыка белән шөгыльләнсәләр, балаларга да күчә ул. Әти-әнисе җырчы булган кешеләрнең балалары җырчы һөнәрен сайламаска да мөмкин», – диде Зилә Сөнгатуллина.

Читайте на 123ru.net