World News in Tatar

«Татар ядкәрләре» җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова: Үзебез сайлаган кыйблага тугры калабыз

«Татар ядкәрләре» җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова: Үзебез сайлаган кыйблага тугры калабыз

Татарстанның баш фольклорчысы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең элекке җитәкчесе, КФУ доценты Фәнзилә Җәүһәрова «Татар-информ»га «Татар ядкәрләре» дип исемләнгән проект турында сөйләде.

«Татар ядкәрләре» дигән вакытта, без татар дөньясы, теле белән бәйле темаларны яктыртабыз. Игътибар итсәгез, без һәр күренешнең сүз этимологиясенә игътибар бирәбез. Шуннан тулы бер картина барлыкка килә. Берничә укытучының дәресләрдә безнең материаллар белән эшләүләрен әйткәне булды. Безнең төп максатыбыз – татар телендә татар мәдәнияте, гореф-гадәтләренә бәйле җайлы, популяр телдә, ләкин беркадәр фәнни нигезле мәгълүмат биреп бару», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, команда зур булмаса да, бик эшлекле: араларында фәннәр кандидатлары, халык мәдәниятен белүчеләр бар. «Шуңа күрә без зур эш алып барабыз, социаль челтәрләрдә исә аның сөземтәсе генә чыга. Чөнки интернет челтәрендә күләмле материаллар укымыйлар. Аннан да бигрәк, татар телендә булган даирә шактый тарайды. Нәрсә генә булмасын, акрын адымнар белән без шушы юнәлештә эшлибез. Үзебез сайлаган кыйблага тугры калабыз», – диде «Татар ядкәрләре» проекты җитәкчесе.

«Татар әдәбиятында этнографик күренешләр» рубрикасын бик озак алып бардык. Моның өчен көндәлек тәртиптә әдәби әсәрне укып, табып утырырга кирәк булды. Укытучылар моның өчен дә бик рәхмәтле булды. «Җыентык итеп туплап чыгара алмыйсызмы, безгә инша яздырырга бик яхшы булыр иде», – диделәр. Ул – гаҗәп кызыклы текстлар. Төрле тел стилендә, төрле җөмләләр белән язылган. Безгә мөрәҗәгать итсәләр, әзер материалыбыз бар. Әмма без бөтен авторларның бөтен әсәрләрен карап, укып чыктык дип әйтә алмыйм. XX гасыр башында ук этнография инде Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан әсәрләрендә гаять күп урын алган. Үзебез дә бик рәхәтләнеп укып, карап бардык», – ди ул.

Күптән түгел «Халык шигърияте» дигән рубрика башлап җибәргәннәр. «Шагыйрь буларак танылмаган кешеләр бездә бик күп. Бөтен татар кешесе шигырь яза. Безгә апалар, абыйлар җибәрә дә, сайлап алып, шигырьләрен чыгарабыз. Популяр булган авторларның әсәрләрен дә тәкъдим итәбез, Әнәс Карый, Барый Рәхмәт, Җәүдәт Дәрҗемановларны... 1950-1970 елларда бик популяр булган шигырьләрне тәкъдим итеп, кайсыгыз исемен, авторын хәтерли, дип, сораштыру да ясыйбыз», – диде Фәнзилә Җәүһәрова.

«Шәхесләрдән дә истәлекләр, тарихи фактлар сөйләттерәбез. Күптән түгел Рабит Батулланы яздырдык, алга таба да яздырырга теләгән шәхесләребез бар», – диде белгеч.

Читайте на 123ru.net