World News in Tatar

Омск өлкәсеннән килгән балалар «Татарча җәй» лагерь сменасында ял итте

Омск өлкәсенең төрле районнарыннан килгән балалар Арча педагогик көллияте базасында узган «Татарча җәй» лагерь сменасында ял итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

«Балалар биредә вакытны күңелле уздырдылар һәм эчтәлекле ялдан канәгать калдылар. Балаларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм Омск өлкәсенә озаттылар», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net