World News in Tatar

Сахалинда Сабан туе узачак

Сахалинда Сабан туе узачак

27 июль көнне Көньяк Сахалин шәһәрендә Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял шәһәр паркында 14:00 сәгатьтә Сахалин Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада «Фронт өчен! Җиңү өчен!» патриотик мәйдан, күргәзмә, мастер-класслар, татар көрәше, Дамир Ситдиков истәлегенә мини футбол, милли ризыклар, Сабантуй бүләкләре. Татарстан Республикасы артистлары һәм җыр-бию коллективларыннан бәйрәм программасы көтелә. Чарада Казан артистларыннан Эльвира Хамматова һәм Руслан Хәсанов катнашачак, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net