World News in Tatar

Нәбирә Гыйматдинова: Миңа бөтен акчалы кеше «Идел» журналы булып күренә иде

Язучы Нәбирә Гыйматдинова «Идел» журналының 35 еллыгы уңаеннан уздырылган юбилей чарасында баш мөхәррир булып эшләгән чакларын искә алды. «Миңа ул вакытта бөтен акчалы кеше «Идел» журналы булып күренә иде, чөнки алардан акча аласы бар, реклама ясатасы бар, гонорарлар язасы бар», – дип сөйләде ул.

«Мин журналны төсле итәргә өлгердем. Ул шактый бәягә төшә торган булып чыкты. Без Ркаил Зәйдулла, Искәндәр Сираҗи, Азат Ахунов, кызлардан Галина Зәйнуллина, Рузия Сәфиуллина бергә эшләдек. Кызлар әз иде, егетләр күп иде. Мине «болар синең бер кирәгеңне бирер» дип, гел куркыталар иде. Бәлки, киресенчә, мин аларның кирәген биргәнмендер. Без бик әйбәт журнал чыгардык дип саныйм. Римзил Вәлиевтан килгән демократия бездә дә дәвам итте, бернинди тыюлар булмады. Әлбәттә, ошатмаучылар да бар иде», – диде Нәбирә Гыйматдинова.

Язучы журналда эшләүче хәзерге коллективка уңышлар теләде.

«Сезгә бары тик уңышлар гына телим. Яшьләрчә була инде ул хәзер. Гомерле булсын «Идел». Мин аны һаман да сагынам. Ул инде минеке түгел хәзер, ул яшьләрнеке», – диде ул.

Читайте на 123ru.net