World News in Tatar

Зиннур Хөснияр: Хатын-кызлардан башка бүген татарның басма матбугаты булмас иде

Язучы Зиннур Хөснияр «Идел» журналының 35 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсендә бүгенге көндә матбугатны хатын-кызлар тотуын әйтте. Ул «Идел» журналында хәзер кызлар коллективы эшләвен искә алды.«Хатын-кызлардан башка бәлки бүген татарның басма матбугаты булмас та иде», – диде ул.

«Ркаил Зәйдулла: «Кая соң сезнең егетләрегез? Без эшләгәндә, яртысыннан күбрәге егетләр иде», – диде. Чыннан да, өч журналга «Салават күпере», «Сабантуй», «Сәхнә» мин дә, Мөхәммәт Әмин дигән кебек, верстальщик һәм машина йөртүче», – диде Зиннур Хөснияр.

Ул шулай ук басма матбугатның киләчәге бар икәнен дә искәртте. «Басма журналлар – мәңгелек», – диде ул коронавирус вакытларын искә алып. «100 елдан соң да безнең тарихны, ул замандагы вазгыятьне шушы «Идел» журналына һәм башка басмаларга карап белерләр», – диде ул.

«Иренмәгән һәркем басма журналларның тиражлары юк, ди. Әлбәттә, дөнья башкарак, хәзер бөтен җирдә электрон версия. Ләкин аларга нинди гарантия бар соң? Ковид аркасында бөтен дөнья туктап кала язды. Хәзер интернет технологияләрнең иң көчле үскән заманы. Киләчәктә бәлки берәр хакер вирус җибәреп, бөтен дөньяның пәрәвез оясын туктатырга мөмкин. Басма журналлар – мәңгелек. Еракмы, якынмы киләчәктә журналларыбыз бары тик китапханәләргә генә алына икән, ул да бик зур нәрсә булачак», – дип сөйләде Зиннур Хөснияр.

Читайте на 123ru.net