World News in Tatar

Эксперт төп ставканы арттыру турында: Үзәк Банк 17 белән 18 процент арасында сайлаячак

Үзәк Банкның директорлар советы 26 июльдә чираттагы утырышка җыелачак. Биредә, мөгаен, төп ставка 17, я 18 процентка кадәр арттырылачак. Мондый фикерне «Татар-информ»га «Финам»ның макроикътисади анализ бүлеге җитәкчесе Ольга Беленькая белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.

«Үзәк Банк барыннан да элек 17 һәм 18 процент вариантлар арасында сайлаячак, дип уйлыйбыз (ставканы арадаш вариантка – 150 базис пунктка арттыру да мөмкин). Хәзерге вакытта төп ставканы 18 процентка кадәр арттыру ихтималы зур», – дип саный эксперт.

  • Хәзерге вакытта Россиядә төп ставка 16 процентны тәшкил итә. Узган утырышта, 7 июньдә, Россия Банкы аны шул ук дәрәҗәдә саклап калу турында карар кабул итте. Әмма Үзәк Банкта ставканың 26 июльдә директорлар советы утырышында арттырылачагы мөмкин булуы турында белдерделәр.

Читайте на 123ru.net