World News in Tatar

Нияз хәзрәт Сабиров Вәлиулла Якупов турында: Аның кебек шәхесләрне белү бик мөһим

Бүген Казанда танылган татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары барышында Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Вәлиулла хәзрәт кебек шәхесләрне белү һәм искә алу кирәклеген ассызыклады.

«12 ел элек мәшһүр татар дин әһеле Вәлиулла хәзрәт фаҗигале төстә вафат булды. Без Вәлиулла хәзрәтне ел саен искә алабыз, аның кабере янында дога кылабыз. Аның кебек шәхесләрне искә алу бик мөһим, чөнки безнең өчен бик күп хезмәт иткәннәр, күпме китап чыгарганнар, һәм алар безнең догаларыбызга мохтаҗ булып тора», - дип сөйләде ул.

Нияз хәзрәт Вәлиулла хәзрәтнең эшчәнлеге дәвам итүе: Апанай мәчетендә төрле дини чаралар узуы, мәдрәсәдә балалар һәм өлкәннәр өчен дәресләр баруы, онлайн мәдрәсә булуы турында да әйтеп узды.

Иртән Вәлиулла хәзрәтнең фикердәшләре, дуслары Казанның Самосырово бистәсендә урнашкан мөселман зиратындагы кабере янында Коръән укып дога кылды. Аннан соң Апанай мәдрәсәсендә Россиядә игълан ителгән «Гаилә елы» һәм Татарстан мөфтияте игълан иткән «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы» кысаларында «Хәзерге гаилә проблемалары һәм аларны чишү юллары» темасына багышланган түгәрәк өстәл оештырылды.

Җыелышта Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов һәм ЗАГС идарәсе вәкилләре чыгыш ясады.

Шулай ук кунакларны «Иске шәһәр» префектурасы» префекты Айрат Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов, Казан шәһәренең Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин дә сәламләде.

«Без Вәлиулла хәзрәт белән бер елларда укыдык, мин аны студент чагыннан ук хәтерлим. Ул вакытта без дә студент, ул да студент иде. Урыны оҗмахта булсын, без аны гел якты истәлекләр белән генә искә алабыз»,- диде Ирек Шәрипов Вәлиулла хәзрәт турында.

Шулай ук Мансур хәзрәт Җәләлетдин дә Вәлиулла Якупов турында истәлекләре белән уртаклашты. «Аның белән без туксанынчы елларның башында ук танышып, соңгы көннәренә кадәр бергә идек: тормышта да, эшебездә дә, шатлыкта да, кайгы-хәсрәттә дә. Җомгаларны бергә укый идек. Советлар Союзы таркалганнан соң, китап юк, кеше гыйлемгә сусаган иде. «Иман» нәшрияты шул елларны күпме китап һәм китапчыклар чыгарды. Вәлиулла хәзрәтнең эшләгән эшләре бик күп, аларны аерым сөйләргә кирәк», - ди ул.

Читайте на 123ru.net