World News in Tatar

22 июльдән Казанның барлык трамвай һәм троллейбуслары кондукторсыз эшли башлый

22 июльдән Казанның барлык трамвай һәм троллейбуслары кондукторсыз эшли башлый

Дүшәмбедән, 22 июльдән, Казанның барлык җир өсте җәмәгать электр транспорты кондукторсыз эшли башлаячак. Яңа системага күчүне 7 номерлы трамвай маршруты тәмамлый, әлеге маршрут буенча 21 машина йөри, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс».

«Хәрәкәтчән составларда йөрү өчен пассажирлар ишекләр янындагы тоткаларга (карта белән түләү өчен) һәм машина йөртүчесе янындагы электрон кассада (акчалата түләү өчен) урнаштырылган электрон җайланмалар (валидаторлар) ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә түләячәк», — дип язалар предприятиенең телеграм-каналында.

Карта белән түләгән очракта, пассажир һичшиксез валидатор экранында түләүнең кабул ителүен раслаучы билге (чәүкә билгесе) чыкканын көтәргә тиеш.

Линиядә контроль-ревизия бүлегенең эшен көчәйтәчәкләр, дип игътибар иттеләр «Метроэлектротранс»та. Шуңа күрә пассажирларга алдан – трамвай яки троллейбуска утырганнан соң бер тукталыш эчендә түләп куярга кирәк була.

Читайте на 123ru.net