World News in Tatar

Мәскәүдә узачак Россиянең төп халыклары фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Мәскәүдә «Экспо үзәге»ндә «Этноскоп-2024» Россиянең төп халыклары бөтенроссия фестивале узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чарада катнашу өчен Россиянең төп халыкларын тәкъдим итүче оешма һәм иҗтимагый берләшмәләр, этнографик музейлар, дәүләт һәм шәхси этнотуристлык объектлары, халык һөнәрләре, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык иҗади һөнәрчелеге вәкилләре, халык коллективлары, һәвәскәр артистлар һәм профессионаллар чакырыла. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Әмма, документта әйтелгәнчә, гаризалар кабул итү вакыты кыскартылырга мөмкин.

Икенче, килеп катнашу этабы Мәскәүдә быел 29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр узачак. Катнашучыларга дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Мәйданчыкта Россиянең төп халыкларының милли стильдә бизәлгән күргәзмә стендлары күрсәтеләчәк. Чакырылган коллективлар фестиваль кунаклары өчен иҗади мастер-класслар, Россиянең төп халыкларының милли уеннарын оештырачак, этник костюмнардан дефиледа катнашачак һәм концерт программасы кысаларында номерлар тәкъдим итәчәк.

  • Гаризаларны expo_me@mail.ru электрон почта адресы буенча җибәрергә мөмкин.

Читайте на 123ru.net