World News in Tatar

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин эш сәфәре белән Уфага килде

Бүген Башкортстанга эш сәфәре белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин килде. Мостай Кәрим исемендәге «Уфа» халыкара аэропортында аны республика Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Уфада Марат Хөснуллин 2024 елда республика башкаласының 450 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан ачарга планлаштырылган берничә объектта булачак. Ул шулай ук Башкортстанның социаль-икътисади үсеше һәм төбәктә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрәчәк.

Аэропорттан кайтышлый Марат Хөснуллин белән Радий Хәбиров 1956 елда төзелгән Агыйдел аша иске аркалы күперне реконструкцияләү барышы белән танышты. Объектка капиталь ремонт «Көньяк капка» проекты кысаларында үткәрелә. 670 метрлы күпернең аэропорт ягыннан сул як яр буйлап реконструкция эшләре тәмамланган. Алга таба 200 метрдан артык реконструкция эшләре көтелә.

Күпер үзенең тарихи кыяфәтен, шул исәптән тимер аркасын да саклап кала. Проектны тапшырганнан соң шәһәргә керү һәм чыгу өчен барлыгы 12 полоса булачак, шул рәвешле бу участокта хәрәкәт итү буенча кыенлыклар кимиячәк.

Читайте на 123ru.net