Балтачның Салавыч авыл җирлеге үзешчәннәре «Шушма моңнары» фестиваленә кушылды
![Балтачның Салавыч авыл җирлеге үзешчәннәре «Шушма моңнары» фестиваленә кушылды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/19/7fcbb2370ab165266ec57249da0762d2.jpeg)
Балтачта «Шушма моңнары» бәйгесе дәвам итә. Балтачлылар каршында Салавыч җирлеге һәвәскәрләре дә имтихан тотты. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.
Салавычлылар бик бай күргәзмә белән килгән.
«Буыннардан күчеп килгән милли гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, күңелләргә үтеп керерлек нәфис сүзләр, гаилә чыгышлары белән истә калды кичәге көн», – диелә хәбәрдә.