World News in Tatar

Апас районында «Апасфест-2024» гаилә фестивале узды

Апас районында «Апасфест-2024» гаилә фестивале узды

Апас районында 12-14 июль көннәрендә «Апасфест-2024» гаилә музыкаль-туристлык фестивале узды. Бу хакта «Апас-информ» яза.

Фестивальнең өч көнендә сәхнәдә 25 артист чыгыш ясады, 6 мастер-класс үткәрелде, экскурсоводлар эшләде.

Фестивальдә катнашучылар палаткаларда торды, ачык һавада ризыклар әзерләде һәм төнге учак янында җырлар җырладылар. Дәвеш мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән Кыз тавы турында легенда сәхнәләштерелде, әлеге якның тарихы сурәтләнде. Аны һәркем кызыксынып карады, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net