World News in Tatar

Ялларда Татарстанда томан, яшен һәм көчле җил көтелә

Ялларда Татарстанда томан, яшен һәм көчле җил көтелә

20 июль төнендә Татарстанда явым-төшемнәр фаразланмый, урыны белән томан төшәргә мөмкин. Тик соңыннан һава торышы үзгәрә башлаячак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көндез республикада кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Урыны белән боз яварга мөмкин. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитә.

Төнлә һава температурасы 14-19, ә көндез 24-29 градус булачак.

Читайте на 123ru.net