World News in Tatar

Мәгариф системасында мәктәп укучысы портфолиосы барлыкка килергә мөмкин

Мәктәп системасында укучы портфолиосы барлыкка килергә мөмкин, анда укучының уку дәверендә ирешкән казанышлары һәм билгеләре кертеләчәк. Бу укучылардан йомгаклау имтиханы алуны үзгәртергә сәләтле, мондый система булганда, имтиханнар кирәк булмаска да мөмкин. Бу турыда Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев әйтте дип яза РИА Новости.

«Алга таба баланың укудагы озак вакыт аралыгындагы нәтиҗәләрен теркәүгә таба барачакбыз. Мәсәлән, быел Хөкүмәт чыгарган карар буенча, Бөтенроссия тикшерү эшләре мәҗбүри булачак. Алар системада теркәлеп барачак. Бу нәтиҗә безнең өчен верификацияләнгән була. Һәм киләчәктә, хәзер 4 сыйныфта укыган һәм бу эшләрне беренче тапкыр язган укучылардан башлап, безнең мәгълүмат банкы туплана», – диде Музаев.

Аның сүзләренчә, баланың волонтерлыкта, сәнгатьтә, спортта һәм башка өлкәләрдәге активлыкларын да теркәп барырга һәм аның портфолиосына кертергә кирәк. «Әгәр без аларны (казанышларны – РИА искәрмәсе) исәпкә алсак һәм бу казанышларның чын булуына беркемдә дә шик тумаслык итеп эшләсәк, аларны 4 сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәр теркәп барсак, шул вакытта имтиханнарга бөтенләй башка караш булачак. Һәм ул вакытта, бу эш барып чыкса, имтиханнар кирәк булмаска да мөмкин», – дигән Рособрнадзор башлыгы.

Музаев фикеренчә, югары уку йортлары өчен иң мөһиме – укучының программаны үзләштергәнен аңлау. Мондый мәгълүматлар булганда, «баланың ахыргы портретын» китереп чыгарырга була. «Әмма ул вакытта инде бу еллар буена сузылган имтихан булачак, чөнки балада 4 сыйныфтан ук мәгариф фәннәреннән башка, бүтән төр эшчәнлек белән дә шөгыльләнергә этәргеч була. Болар барысы да исәпкә алына, барысы да җиде елдан соң аңа уңышлы булыр өчен, бу аңа аттестат алып югары уку йортына керергә җитди мөмкинлек булачак», – дип йомгаклаган ведомство башлыгы.

Читайте на 123ru.net