World News in Tatar

Татарстанда торак төзелеш буенча еллык план 80 процентка үтәлгән

Татарстанда торак төзелеш буенча еллык план 80 процентка үтәлгән

20 июльгә Татарстанда торак төзелеше буенча план 80 процентка үтәлгән. Тулаем алганда, ел башыннан республикада 2 млн 518 мең квадрат метр торак тапшырылган. Бу хакта республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Спикер аңлатканча, коммерцияле төзелеш буенча планлаштырылган күләмнең 39 проценты, ягъни, гомуми мәйданы 569 мең квадрат булган күпфатирлы 95 йорт тапшырылган.

Социаль ипотека буенча еллык план 73 процентка үтәлгән. 2024 елда барлыгы 56 йорт төзү планлаштырылган. 20 июльгә аларның 28е тапшырылган инде. Аларның гомуми мәйданы – 118 мең квадрат метр.

Хәзерге вакытта шәхси торак төзелешендә еллык план 121 процентка үтәлгән. Монда саннар түбәндәгечә: 1 млн 831 мең квадрат метр мәйданда 13 мең 561 йорт тапшырылган.

Шулай ук, министр сүзләренчә, Татарстанда аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү эше дәвам иттерелә. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен, төзелгән дәүләт килешүеннән тыш, республиканың дәүләт сатып алулары комитеты 81 бина сатып алуга килешү төзү өчен аукцион игълан иткән.

«Агымдагы ел планына кертелгән 84 яшь гаиләдән, 59 гаилә субсидияләрне файдаланды, калганнары торак базарында фатир сайлауны дәвам итә», – дип сөйләгән Марат Айзатуллин.

Шулай ук спикер сөйләгәнчә, «5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаилә» категориясендә бүген 28 сертификаттан 458 квадрат метр мәйданга 6 сертификат гамәлгә кертелгән. Сертификат алган калган гаиләләр буенча Татарстанның Дәүләт торак фонды торак сайлау эше алып бара.

Читайте на 123ru.net