World News in Tatar

Татарстанда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы башланды

Татарстанда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы башланды

Бүген, 20 июльдә, Казанда XVII Бөтенроссия мөселман яшьләре форумының тантаналы ачылышы узды. Форумда катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе киңәшчесе Елена Әгъзамова, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сәламләде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы 20-27нче июль көннәрендә Болгарда уза. Әлеге чара Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла.

Форумда Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Төркиядән, Кыргызстаннан, Белоруссиядән, Таҗикстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән: Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Алтай, Кырым, Удмуртия, Чувашиядән; Волгоград, Кемерово, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Свердловск, Тверь, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән; шулай ук Ханты-Манси автономияле округыннан 18-30 яшьләрдәге 100 егет һәм кыз катнаша.

Алар барысы да – сайлап алу турын узган һәм Россия өммәте өчен иң өметле һәм файдалы дип танылган социаль стартаплар авторлары. Форумда катнашучылар социаль, белем бирү һәм мәдәни юнәлештәге проектлар: интернет-, кино- һәм видеопроектлар, мәгърифәтчелек һәм хәйрия башлангычлары, шулай ук мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр өчен булган, шәхес үсешенә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим итте. Барлык башлангычлар Россия мөселман өммәтенең актуаль проблемаларын хәл итү максатыннан чыгып эшләнгән. Форум барышында катнашучылар үзләренең стартапларын эшләп чыгару, аларны яклауга әзерләү һәм тормышка ашыру белән шөгыльләнәчәк.

Читайте на 123ru.net