World News in Tatar

Әлмәт районы хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырды

Әлмәт районы хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырды

Шушы көннәрдә хәрбиләргә Әлмәт районыннан гуманитар ярдәмнең чираттагы, 28 нче партиясе тапшырылды. Делегацияне район башлыгы Тимур Нагуманов озата барды.

1233 полкка кирәкле барлык кыйммәтле җиһазларны, исемле посылкаларны тапшырдылар.

«Хәрбиләр белән гел элемтәдә торабыз һәм аларга чынлап та кирәкле булган әйберләрне алып килергә тырышабыз. Барысы да битараф булмаган кешеләр, шәһәрнең оешма-предприятиеләре коллективлары белән җыелды. Алар ярдәме аркасында, командованиедән килгән сорауларны тиз арада эшкәртү мөмкинлеге бар», – диде район башлыгы.

«Хәрбиләр белән очрашкач, аларның ничек үзгәргәнен, олыгаеп киткәнен күрәбез. Хәзер инде алар үз эшләренең чын остасы, хәрби шартларда үзләрен ышанычлы тота һәм куелган бурычларны үтәргә әзер», – дип өстәде Нагуманов.

Аның сүзләренчә, бүген күпләр килешү төзеп хәрбиләр сафына баса.

«Бу җитди һәм ирләрчә карар, күп ватандашларыбыз шушы карарны кабул итә. Алар Ватаныбызны саклауны сайлый. Алга таба да кирәкле ярдәм күрсәтәчәкбез», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.

Читайте на 123ru.net