World News in Tatar

Лаеш волонтерлары махсус операциягә квадрокоптерлар җибәргән

Күптән түгел Лаеш районының «Помощь СВОим» хәйрия фондына якташлары – иң алгы сафтагы хәрби разведчиклар мөрәҗәгать иткән. Алар эш чараларыннан башка калган, бөтен квадрокоптерлары да РЭБ чаралары белән утыртылган.

Хәрбиләр сөйләгәнчә, квадрокоптерлар аларга бик кирәк – алар разведка өчен дә, артиллерия корректировкасы өчен дә кулланыла. Ә бүген квадрокоптерлар кешеләрне алмаштыра, хәрбиләрнең гомерен саклап калырга булыша.

«Без волонтер ярдәменең кадерле булуын беләбез, ул бит ашыгыч ярдәм кебек, тиз, өметләнер кешең калмаганда булырга тиеш. МОдан ярдәм тоткарланды, шуңа күрә без ашыгыч рәвештә ярдәмгә алындык. 2 көндә без кирәкле сумманы җыйдык һәм көндез эшли торган, 330 меңлек ике Mavic classic квадрокоптеры алдык», – дип сөйләде «Татар-информ»га фонд җитәкчесе Марина Порфирьева.

Хәрбиләргә ярдәм йөзеннән, волонтерлар талисманнар да уйнаткан.

«Без талисман рәвешендә җибәрә торган Чебурашкаларны да егетләр бик ярата. Бу өйдән бер хәбәр дә, үзенә күрә саклый торган нәрсә дә: ул аларны хәрби бурыч үтәгәндә дә, ял вакытында да озата йөри», – дип сөйләде Марина.

Бу юлы өч Чебурашка уйнатылган һәм якын арада хәрбиләргә җибәреләчәк. Ә квадрокоптерлар юлда инде. Озакламый хәрбиләр аларны алачак һәм кабат күкне контрольдә тотып, хәрби бурычларын уңышлы үти алачак.

Читайте на 123ru.net