World News in Tatar

Әхмәтшин тарих фәннәре кандидаты Демидовага «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды

Татарстан Республика Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин тарих фәннәре кандидаты, СССРның элекке эчке эшләр министры урынбасары Елизавета Демидовага «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.

Вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татар АССРы эчке эшләр министрының хатыны, Елизавета Демидовага бүген 90 яшь тулды. Аңа әлеге бүләкне күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен тапшырдылар.

«Сез безнең өчен яшәү, эшләү, балалар тәрбияләү, зур гаиләдә дус-тату һәм бер-берңне хөрәмт итеп яшәү үрнәге», – диде Равил Әхмәтшин.

Елизавета Демидованың тормышы Татарстан белән бәйле. Аның 40 еллык педагогик стажы бар. Аның хезмәт юлы ТАССРның Алабуга шәһәрендә интернат мәктәптә тәрбияче вазифасында башлана, соңыннан Алабуга дәүләт педагогия институтының марксизм-ленинизм кафедрасында һәм Казан химия-технология институтының Түбән Кама филиалында өлкән укытучы була.

Ун елга якын Казан химия-технология институтында укыта. Ирен Мәскәүгә эшкә күчергәч, хезмәт юлын И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтының сәяси тарих кафедрасында дәвам итә.

Елизавета Демидова 1934 елның 20 июлендә Удмурт АССРында туа. 1960 елда язмышын Демидовлар гаиләсе белән бәйли. Николай Иванович белән алар 61 ел бергә яши. Булачак ир белән хатын 1960 елда Сабан туенда таныша. 19 июньдә беренче мәртәбә очрашалар, ә 2 августта өйләнешәләр.

«Мин язмышыма, озак, бәхетле гаилә тормышы өчен иремә рәхмәтле. Соңгы секундка кадәр, Николай Ивановичның соңгы сулышына кадәр без бергә булдык, балалар белән бергә булдык. Николай үзенең кече ватанына һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булды», – дип сөйләгән Елизавета Ильинична.

Елизавета Ильинична һәм Николай Иванович Демидовлар Виктор һәм Юрий исемле ике ул тәрбияләгән – алар да танылган нәселнең лаеклы дәвамчылары. Хәзер инде оныклары да уңышлары белән сөендерә.

Елизавета Демидова ире белән лаеклы ялда да актив булып калган, республика белән элемтәләре өзелмәгән. Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге уздырган чараларда да еш кунак булалар.

Равил Әхмәтшин Елизавета Демидованы улы генерал-лейтенант Юрий Николаевич һәм оныгы Иван янында котлады. Олы улы – Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов та әнисен котлар гаиләсе белән өчен Казаннан кайткан.

Читайте на 123ru.net