World News in Tatar

Лаеш районында беренче тапкыр Саха Республикасы халыклары бәйрәме – Ысыах узды

Лаеш районында беренче тапкыр Саха Республикасы халыклары бәйрәме – Ысыах узды

Татарстанның Лаеш районы Имәнкискә авылында Саха Республикасы (Якутия) халыклары бәйрәме – Ысыах узды. Район халкы һәм кунаклар традицион җырлар һәм биюләр белән таныша, шулай ук төрледән-төрле милли ризыкларны татып карый алды.

Ысых бәйрәме кояшны, җылын һәм муллыкны символлаштыра. Имәнкискә авылында бердәмлек һәм шатлык рухы хөкем сөрде, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Лаеш районының матбугат хезмәтендә.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов мондый милли бәйрәмнәр уздыруның мөһимлеген атады.

«Районыбызның күпмилләтле булуы куандыра, һәм бүген безнең Саха Республикасы халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яхшырак белү мөмкинлеге бар. Мондый чаралар безнең җирдә яшәүче төрле этнослар арасында дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытырга ярдәм итә», – диде ул.

Имәнкискә авылында узган Ысыах чын мәгънәсендә дуслык һәм бердәмлек бәйрәме булды. Ул һичшиксез монда катнашучыларның һәм тамашачыларның хәтерендә озак сакланачак, диделәр район администрациясендә.

Саха Республикасының (Якутия) Татарстандагы вәкиле Рамил Закиров әйткәнчә, хәзер әлеге бәйрәм Лаеш районында даими уздырылачак.

Читайте на 123ru.net