World News in Tatar

Хөснуллин: «Шәле – Баулы» трассасы М12 юлына өстәмә трафик бирәчәк

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстанда төзелеп килә торган Шәле (М7) – Баулы (М5) трассасын карады. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында язган.

Фото: © t.me/mkhusnullin

«Трасса М12нең логик дәвамы булачак һәм М5 һәм М7 арасында мөһим тоташтыргыч булачак», – дигән Россия премьер-министры урынбасары.

Вице-премьер сүзләренчә, трасса төзелеше республикадагы транспорт инфраструктурасын яхшыртырга һәм М12 «Көнчыгыш» магистрале буйлап өстәмә трафик җибәрергә ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә, «кешеләргә Мәскәүгә һәм аннан Питерга кадәр барырга уңайлырак булачак» дигән ул.

Марат Хөснуллин әйткәнчә, «Шәле – Баулы» юлын төзү быел төгәлләнергә тиеш, ул федераль һәм төбәк бюджетлары акчасы һәм бюджеттан тыш акча ярдәмендә дә төзелә.

Моңа кадәр Россия вице-премьеры Башкортстандагы кайбер объектлар төзелешен дә карады.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Шәле (М7) — Баулы (М5) юлы кысаларында, 145 километр озынлыктагы Алексеевск – Әлмәт югары тизлекле тәләүле трассасы 70 процентка төзелгән. Башта эшләрнең бәясе 83,6 млрд сум дип бәяләнгән, әмма аннары 102 млрд сумга җиткән. Быел аңа 22,4 млрд сумнан артык юнәлдереләчәк.

Читайте на 123ru.net