World News in Tatar

Марат Хөснуллин: «Гаилә ипотекасы» шартларын кире карарга мөмкиннәр

Вице-премьер Марат Хөснуллин «Гаилә ипотекасы» программасы шартларын кире карау мөмкинлеген кире какмый. Барлык тәкъдимнәрне көзгә кадәр әйтергә, кирәк диде ул. Бу хакта ТАСС яза.

Шул ук вакытта алдагы өч айда Россия хакимиятләре 1 июльдән эшләтеп җибәрелгән программаның ничек тормышка ашырылуын, динамиканың нинди булуын күзәтәчәк, дигән ул.

«Хәзер без динамиканың нинди булачагын карыйбыз, чөнки ставка югары, без бюджеттан бик күп акча түлибез, бу ел саен миллиардлаган суммалар», – диде Марат Хөснуллин. Кирәк булган очракта бөтен чаралар хакимият дәрәҗәсенә чыгарылачак, диде

Шулай ук вице-премьер белдергәнчә, әлеге программадан 1,1 миллионнан артык гаилә файдаланган.

«Гаилә ипотекасы» программасы 6 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә яисә балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә 6 процент ставка белән торакка кредит алырга мөмкинлек бирә. Аны яңа төзелгән фатир яки шәхси торак йорт сатып алуга тотарга мөмкин. Шул ук вакытта беренчел взнос итеп фатир бәясенең 20 процентын түләргә кирәк. Татарстанда һәм башка күпчелек төбәкләрдә иң күбе 6 млн сум алырга мөмкин. Моннан күбрәк лимит бары тик Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә генә күбрәк (анда 12 млн сум). Июль башыннан программаны 2030 елга кадәр озайттылар.

Читайте на 123ru.net