World News in Tatar

Зәй районында үләннәрне икенче кат чабу бара

Республикада шул исәптән Зәй районында да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыю белән беррәттән терлек азыгы әзерләү белән дә шөгыльләнәләр. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Зәй районында терлекләрнең туклыгын кайгырту максатында хәзер күпьеллык үләннәрне икенче кат чабу бара.

Инде җәй башыннан 30 мең 281 тонна сенаж базларга салынган. Ә печән 1016 тонна әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев белдерүенчә, районда терлек азыгы запасы мулдан, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net