World News in Tatar

Әлмәт районында яңартылган мәдәният йорты ачылды

Әлмәт районының Ямаши авылында мәдәният йорты бинасын торгызганнар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Кыска гына вакыт эчендә эшчеләр масштаблы эшләр башкарылган. Җылылык, су, канализация системаларын, тәрәзә һәм ишекләрне алыштырканнар. Моннан тыш, объектта янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү урнаштырылган. Түбәсе дә яңартылган.

«Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә без бу объектны торгыза һәм аңа яңа тормыш бирә алдык. Авыл халкы яңартылган мәйданнан актив файдалана башлады инде. Биредә волонтерлар сугышчыларга җылы оекбашлар, челтәрләр бәйлиләр, гуманитар ярдәм җыярга булышалар», – дип хәбәр итә үзенең телеграм-каналында район башлыгы Тимур Нагуманов.

Читайте на 123ru.net