World News in Tatar

Буада юкка чыккан авыллар урынында тагын өч стела ачылды

Буада юкка чыккан авылларны хәтердән чыгармау, ата-бабаларын искә алу мөмкинлеге кайчандыр Янтуган авыл җирлегенә кергән Яңа Янтуган, Кыят авыл җирлегенең Курени Выселкасы, Яшевка җирлегенең Баиковка авылларыннан чыккан кешеләр өчен булдырылды. Бу хакта «Байрак» газетасы яза.

Әлләни зур булмаган өч авыл да узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында юкка чыккан. Һәрберсеннән Бөек Ватан сугышына дистәләгән кеше киткән. Яу кырында башын салганнарның да, исән кайтканнарның да исемнәре ташка уеп язылган. Бүген төрле җирләргә сибелеп яшәүче әлеге авыллар халкын, аларның туганнарын сәламләгән муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Казандагы «Буа якташлыгы» җәмгыяте президенты Ирек Закиров аларга илтүче сукмакларга үлән үсмәсен дип теләде.

Сүз уңаеннан, «Буа якташлыгы» район җитәкчелеге белән берлектә башкарылган хезмәт нәтиҗәсендә 5 ел эчендә стелалар барлыгы 19 беткән авыл урынына урнаштырылды, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net