World News in Tatar

Мишустин «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектын эшләп бетерергә кушты

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына август башына «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектын эшләп бетерергә кушты. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителгәнчә, күрсәтмә 18 июньдә узган стратегик сессияләр нәтиҗәләре буенча бирелгән.

«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының төп максаты – озын гомерле булуның яңа күрсәткечләренә ирешү. Мишустин сессиядә искәртеп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыру, ә 2036 елда 81 яшькә якынаю максатын куйган. Хәзерге вакытта Россиядә гомер озынлыгы 73,5 яшькә тигез. Шул ук вакытта, Министрлар Кабинеты башлыгы күрсәтмәсе буенча илкүләм проектның эшләп бетерелгән паспортында, гомуми гомер озынлыгыннан тыш, сәламәт яшәүнең дәвамлылык күрсәткече дә барлыкка килергә тиеш.

Моннан тыш, илкүләм проектның актуальләштерелгән версиясе «Медицина кадрлары» федераль проекты өчен мәгълүмати ресурс әзерләү бурычын да үз эченә алачак. Күрсәтмәләрнең аерым блогы кадрлар сәясәтен камилләштерүгә багышланган. РФ Фән һәм югары белем министрлыгына 2025 елдан югары уку йортларында медицина белгечлеге буенча бюджет урыннары санын арттыру турындагы мәсьәләне дә карарга кирәк.

Читайте на 123ru.net