World News in Tatar

Алабуга лагерьларында махсус операциядә катнашучыларның 100дән артык баласы ял итте

Алабуга лагерьларында махсус операциядә катнашучыларның 100дән артык баласы ял итте

Җәен Алабуга районындагы балалар сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьларында хәрбиләрнең 103 баласы ял итте. Муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәрбиләрнең гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтелүе хакында сөйләделәр.

Алабуга районында махсус операция башланганнан бирле хәрбиләрнең 16 гаиләсендә балалар дөньяга килгән, шәһәрдән яңа туган сабыйга товарлар һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр сатып алу өчен 50 мең сумлык сертификат бирелгән.

2024-2025 уку елына хәрбиләрнең 26 баласы беренче сыйныфка барачак, мәктәпне тәмамлаган 17 кеше – югары, 14е махсус уку йортларына керәчәк.

Район бушлай, юридик, шулай ук социаль, матди һәм мәгълүмати булышлык күрсәтә. Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме күрсәтелә, район газетасына бушлай яздыру оештырылган.

Алабуга районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысына да: контрактникларга, мобилизацияләнүчеләргә, фронтка үз теләге белән китүчеләргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү буенча системалы эш алып барыла. Хәрбиләрнең һәр гаиләсенә куратор беркетелгән.

Читайте на 123ru.net