World News in Tatar

Татарстанда шәхси йортны яшен суккан

Лаеш районының Сокуры авылындагы Дача урамында яшен сугу нәтиҗәсендә шәхси йортның түбәсенә ут капкан.

Тиз арада урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Якынча мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк. Хәзер белгечләр янгынның сәбәпләрен ачыклый. Ут яшен сугу нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Фото: © социаль челтәрләр

Читайте на 123ru.net