World News in Tatar

Чирмешәндә яшәүче Гыйләҗевлар 27 мең сумлык сарымсак саткан

Чирмешәндә яшәүче Гыйләҗевлар 27 мең сумлык сарымсак саткан

Чирмешәннән Люция һәм Минсәгыйть Гыйләҗевлар бу көннәрдә сарымсак алырга керешкән. Әлеге яшелчә аларда өч сутыйлап мәйдан били. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

Гыйләҗевлар сарымсакны былтыр да күпләп үстереп караганнар.

«Үткән ел шушы бакчадан 27 мең сумлык сарымсак саттык. Үзебезгә ашарга да, чәчәргә дә калдырдык. Ә быел мәйдан бераз кечерәк. Сарымсак - үтемле товар, үз клиентларыбыз бар. Бер төрле культураны ике ел рәттән бер урынга чәчәргә ярамаса да, бакча кечкенә булгач, кабат шунда ук утырттык. Аллага шөкер, уңыш сөендерә», – дп сөйли Люцияханым.

Бакчачылар сарымсакны көздән, суыклар башланыр алдыннан, окятбрьдә туфракка күмдерәләр. Йорт хуҗасы Минсәгыйть яшелчә утыртыласы мәйданны йомшарта, аннан соң түтәлләр ясап, орлык салыначак урыннарга чокырлар ясап чыга, анда, сарымсак тешләрен төрткәнче, бер аш кашыгы агач көле салалар һәм күмдереп чыгалар. Түтәлләр өстенә салам сибәләр. Бу суыклардан да саклый, ашлама да була.

Хуҗабикә сарымсак үстерү серләре белән дә бүлешә.

«Язын, туфрак кипшенә башлау белән, түтәлләрне йомшартырга, чүп үсеп китмәсен өчен, җәй дәвамында аны 4-5 тапкыр утарга кирәк. Мин сарымсакны йолкып түтәлгә салам һәм сабагын 10 сантиметр калдырып кисәм, шулай ук тамырларыннан да арындырам. Аннан соң ышык урынга җәеп киптерергә кирәк. Яхшы кипкән сарымсак башларын коры банкаларга тутырам һәм өстенә чүпрәк ябып, идән астына, эргәгә тезеп куям. Шулай язга кадәр яхшы саклана», – ди ул.

Гыйләҗевлар быел көздән сарымсакны яңа ысул белән утыртырга ниятли.

«Хәзер бит интернетта ниләр генә юк. Сарымсакны тешләргә аермыйча гына, бәрәңге утырткан кебек, көрәк белән сирәк итеп туфракка күмдерергә исәп. Ул анда таралып үсәчәк. Киләсе елга сарымсакны Чумачка авылындагы бакчабызга чәчәргә планлыйбыз», - ди Люция.

Читайте на 123ru.net