World News in Tatar

Алабугада узачак Спас ярминкәсе программасы билгеле

Алабугада узачак Спас ярминкәсе программасы билгеле

Алабугада 3-5 август көннәрендә XVII Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.

Оештыручылар быел беренче тапкыр яңа форматны сынап карый. Быел кулдан эшләнгән әйберләрне Шишкин буаларында түгел, ә шәһәрнең тарихи өлешендә сатып алырга мөмкин булачак. Декоратив-кулланма сәнгать осталарының тематик сәүдә рәтләре турыдан-туры шәһәребезнең тарихи урамнарында җәеләчәк.

Ярминкәдә декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре арасында бизәнү әйберләре, милли костюмнар, мамыктан әйберләр, агачтан рәсем, нәфис тукыма, керамика, гжель, яссы тегү һәм курчаклар, чүкеп ясалган әйберләр, гравировка, металлга ясалган рәсем, пыяладан эшләнмәләр һәм башка бик күп төрле әйберләрне күрергә, сатып алырга мөкинлек тудырылачак. Бәйрәмне профессиональ артистларның һәм фольклор коллективларның чыгышлары бизәячәк.

Шишкин буаларында ял һәм күңел ачу зонасы була. «Яшьләр» стадионында тәмле ризыклардан авыз итәргә мөмкин булачак, ә балалар өчен монда уен мәйданчыклары оештырыла. Александр бакчасы «Бал шәһәрчеге«нә әвереләчәк, анда иң яхшы умарталардан дистәләгән бал сортлары китереләчәк.

Традиция буенча, ярминкә көннәрендә бард музыкасын яратучыларны «Вдохновение» фестивале җыячак. Фестивальнең махсус кунагы — Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Григорий Гладков. Ул мәхәббәт, дуслык, гаилә һәм туганнар, туган як турында җырлар яңгыраячак.

Фестивальнең тагын бер яңалыгы — хатын-кызларның кылыч белән эш итү күнекмәләре буенча Беренче Бөтенроссия «Казарла» ярышы. Россиянең төрле почмакларыннан 20дән артык катнашучы үзләренең кылыч куллану күнекмәләрен күрсәтәчәк, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net