World News in Tatar

Минзәлә гармунчылары «Яшәсен гармун, тальян моңнары» фестиваленнән җиңү белән кайтты

Минзәлә гармунчылары «Яшәсен гармун, тальян моңнары» фестиваленнән җиңү белән кайтты

Минзәлә гармунчылары «Яшәсен гармун, тальян моңнары» төбәкара фестиваленнән җиңү белән кайтты. Бу хакта «Минзәлә» газетасы яза.

Җыен Актаныш районы Иске Сәфәр авылында узды. Авылның Сабантуй мәйданына Казан шәһәреннән, республиканың Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Ютазы, Сарман, Ютазы, Түбән Кама, күрше Башкортстанның Октябрьск, Чакмагыш, Ярмәкәй районнарыннан, Удмуртиянең Сарапул шәһәреннән гармунчы-осталар җыелды.

Җыенда Минзәлә шәһәреннән атказанган мәдәният хезмәткәре Данир Фәхретдинов җитәкчелегендә «Дуслык» ансамбле белән Илдар Шамсемухаметов җитәкчелегендә Татар Мошегесе авылыннан «Яшь бөреләр» курайчылар ансамбле катнашты. «Дуслык» ансамле 1 урынны, ә «Яшь бөреләр» ансамбле 3 урынны яулады. Гармунчылар җыенга төшәр алдыннан парадта катнашып, авыл урамнары буйлап гармун тартып, җырлап, биеп уздылар.

Фестивальнең иң югары ноктасы - «Гармун тартыш» бәйгесе. Әлеге бәйгедә оста баянчы Данир Фәхретдинов катнашып җиңү яулады, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net